Казанда ел саен үткәрелә торган «Беренче Курс» активлар мәктәбе узачак

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

25-27 октябрьдә Казанның Студентлар эзләнү отрядлары берләшмәсе «КУРС» Республика яшьләр иҗтимагый оешмасы белән берлектә, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре  министрлыгы ярдәме белән, Биектау муниципаль районының «Коркачык» аэродромы территориясендә ел саен үткәрелә торган «Беренче курс» активлар мәктәбен уздыру планлаштырыла.

Өч көн дәвамында катнашучылар командада эшләргә, конфликтлы ситуацияләрне хәл итәргә, бүгенге көн таләпләрен исәпкә алып, үз социаль проектларын эшләргә, шулай ук иҗади якын килүне кулланып стандарт булмаган хәлләрдән чыгу юлын табарга өйрәнәчәкләр.

"Интернет-сакчы» проекты кысаларында ММЧ профилактикасын экстремистик һәм террористик җинаятьчел берләшмәләрнең мәгълүмати тәэсире каналларыннан өйрәнү буенча дәресләр узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International