24-26 октябрь көннәрендә «Идел» яшьләр үзәге территориясендә «Коррупциягә каршы көрәш фронты» республика яшьләр сменасы уза.
Сменада коррупциягә каршы көрәш буенча студентлар комиссияләре җитәкчеләре һәм активистлары, шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыкларының яшьләр ярдәмчеләренең коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча республика конкурсында катнашучылар катнаша.