Бүген креатив яшьләр киңлегендә-Спартак Спейс студиясендә «безгә барыбер»дигән беренче эко-очрашу узды. Чара кунаклары экологияне саклау мәсьәләләре буенча лекцияләр тыңладылар, эко-ярминкәдә товарлар сатып алдылар һәм әйберләрне икенчел чималны кабул итү пунктларына тапшырдылар.
Очрашуның иң көтелгән мизгеле «Нам не все равно» беренче конкурсына йомгак ясау булды. Конкурс кысаларында Татарстан яшьләре актуаль темаларга роликлар ясады. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, конкурста катнашучыларның эшләре 2 млн.нан артык булган, шул ук вакытта сайлап алуның турыдан-туры этабына бары тик 84 эш кенә кергән. Алар арасында 30% тан артыгы экология темасына багышланган иде. Финалга 17 проект керде.