2 ноябрьдә «Казан» гаилә үзәге мәйданы янында 10:00 дән 14:00 гә кадәр Россия Федерациясе Оборона министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән «Контракт буенча хәрби хезмәт – синең сайлау!» мәгълүмати-агитация акциясе узачак.
Кунакларның контракт буенча хәрби хезмәт узу шартлары белән якыннанрак танышу, шулай ук корал һәм хәрби техниканың заманча үрнәкләрен, хәрби хезмәткәрләрнең экипировкаларын күрү мөмкинлеге булачак.
Махсус акция кунаклары өчен иҗат коллективлары һәм ансамбльләр катнашында концерт, мактаулы каравыл ротасының һәм махсус билгеләнештәге хәрби хезмәткәрләрнең күрсәтмә чыгышлары, мастер-класслар уздыру каралган.
Акция кысаларындагы барлык чаралар да бушлай.