Татарстанда «Таба» яшьләр этно-проектлары акселераторы эшли башлаячак

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

«Таба» Яшьләр этно-проектлары акселераторының гариза җыю кампаниясе башланды. Проектның төп идеясе-төрле халыкларның күп гасырлык мәдәниятенең яңа формаларын эзләү, бу өлкәдә актуаль стартапларны үстерү, хуплау һәм тиражлау өчен платформа булдыру.

3 ноябрьгә кадәр Татарстан районнарында грантлар алуга гаризалар рәсмиләштерү буенча укулар узачак, ә 100 иң яхшы проект авторлары 5-8 декабрьдә Казанда җыелачак һәм 8 декабрьдә «МЕГА Казан»да йомгаклау питчингында тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International