Әлмәттә «АЛГА» Лигасының финал уены гөрләде

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

27 октябрьдә Әлмәттә «АЛГА»Лигасының финал уены гөрләде. «Нефтьче» мәдәният йорты янә бер сәхнәдә юмор сөючеләрне җыйды. Финалга чыгу өчен сезонның иң күңелле һәм тапкыр командалары көч сынашты. Юмористлар яратып өлгергән велоюллар, яңа тукталышлар турында да шаярттылар.

Уен нәтиҗәләре буенча өч конкурс өчен иң күп балл җыйган ике команда билгеләнде, алар үзара призлы урынны бүлештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International