2019 елның июненнән башлап Казан 2022 елгы Европа яшьләр башкаласы исеменә багышланган конкурста катнаша. Бу титул Европаның төрле шәһәрләренә Европа яшьләр форумының эксперт комиссиясе тарафыннан ел саен бирелә. Яңа Сад (Сербия), Клайпеда (Литва), Амьен (Франция) һәм Гянджа (Азейрбаджан) яшьләр башкаласы булды инде.
Быел июнь аенда 2020 елгы яшьләр башкаласы исеменә номинантлар игълан ителде: Казан белән бергә бБай-Маре (Румыния), Познань (Польша), Тирана (Албания), Вараждин (Хорватия) номинацияләнә. Конкурста җиңүче быелгы башкаланың Әмән шәһәрендә 21 ноябрьдә узачак тантаналы чарада игълан ителәчәк.