Мәскәүдә Бөтенроссия студентлар отрядлары слетында 6000 кеше җыелды

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

25-27 октябрьдә Мәскәүдә «Россия Студентлар отрядлары» яшьләр иҗтимагый оешмасының 60 еллыгына багышланган Бөтенроссия слеты узды.

Слетта 6 мең кеше катнашты: хәзерге заман студентлар отрядларының иң яхшы вәкилләре һәм хәрәкәт ветераннары, федераль башкарма һәм закон чыгару хакимияте органнары вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре һ.б. Татарстан Республикасыннан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов һәм 149 кешедән торган делегация катнашты.

25 октябрьдә Дәүләт Кремль сараенда студентлар отрядларының Бөтенроссия слетын ачу тантанасы булды. Татарстан төбәк бүлеге отряд вәкилләре барлык чараларда һәм ярышларда актив катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International