15-17 ноябрьдә «Идел» яшьләр үзәгендә «Беренче лига» республика кадрлар программасы кысаларында беренче курс студентларын студентлар тормышына җайлаштыру максатыннан «Старт» дип аталган беренче белем бирү этабы узачак. Шул уңайдан 29 октябрьдә Татмедиа бинасында программага багышланган матбугат конференциясе узды.
Спикерлар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов; «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» яшьләр иҗтимагый оешмасы президенты Руфат Кыямов; «Беренче лига» республика кадрлар программасының башкарма директоры Ислам Хәбибуллин.
«Беренче лига» программасы – «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» яшьләр иҗтимагый оешмасының кадрлар проекты.