Студентлар арасында рухи бердәмлек һәм милләтара татулык идеяләрен җәелдерүгә юнәлдерелгән «Халыклар дуслыгы» Татарстан Республикасының чит ил студентлары спартакиадасында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады.
Спартакиада 2019 елның 4 ноябреннән 2020 елның 5 маена кадәр ике этапта үткәрелә: читтән торып һәм турыдан-туры. «Халыклар дуслыгы» нда катнашу өчен югары белем бирү оешмалары һәм һөнәри белем бирү оешмаларының көндезге уку формасы аспирантлары һәм укучылары рөхсәт ителә.