Кичә Казанда Бөек Ватан сугышының 74 еллыгына багышланган хәрби-тактик һәм экстремаль спорт төрләре буенча республика спартакиадасы узды. Чарада Татарстанның югары һәм урта уку йортлары студентлары катнашты. Спартакиада кысаларында фаертаг уены буенча команда ярышлары, стритбол һәм дрон-рейсинг буенча чемпионат узды.