Дамир Фаттахов Омскида Россия һәм Казахстанның яшьләр лидерлары форумында катнаша

2019 елның 6 ноябре, чәршәмбе

Бүген Омскида Россия һәм Казахстан яшьләр лидерлары форумы старт алды. Чара ике илнең XVI төбәкара хезмәттәшлеге форумы кысаларында уза. 

Форумда 100 дән артык кеше: дәүләт хакимиятенең үзәк һәм төбәк органнары җитәкчеләре, волонтерлык оешмалары һәм авыл яшьләре берләшмәләре активистлары, җәмәгать эшлеклеләре, яшь укытучылар һәм студентлар, Россия һәм Казахстаннан журналистлар һәм блогерлар катнаша. Татарстаннан делегация составында яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов та бар. Форум башланганчы ул Омск өлкәсе Яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт министры Дмитрий Крикорьянц белән очрашты. Коллегалар Татарстан һәм Омск өлкәсенең яшьләр арасында төбәкара хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.

Форум ачылышында катнашучыларны Омск өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары – мәгариф министры Татьяна Дернова, яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Андрей Платонов, Казахстан Республикасы мәгълүмат һәм иҗтимагый үсеш Министрлыгының яшьләр һәм гаилә эшләре комитеты рәисе Мадияр Кожахмет сәламләде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International