Казан «Юмарт сишәмбе» социаль акциясенә кушылачак

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

3 декабрьдә Казанда, шулай ук Россиянең 29 шәһәрендә “Юмарт сишәмбе”  акциясе узачак. Ул Бөтендөнья хәйрия көненә багышланган.  Төп максат-хәйрия культурасы үсешенә яңа импульс бирү һәм мөмкин кадәр күбрәк кешеләрне игелекле эшләргә җәлеп итү. Бу көнне миллионлаган кеше берләшә. Хәрәкәтне танылган актерлар, музыкантлар, сәясәтчеләр, шулай ук 300 меңнән артык коммерция һәм коммерцияле булмаган оешмалар хуплый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International