Дамир Фаттахов танылган галим Иван Бортник белән очрашты

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Бүген, 11 ноябрьдә, Яшьләр эшләре министрлыгында Дамир Фаттахов Россиянең танылган галиме Иван Бортник белән очрашты.  

Әңгәмә барышында алар яшүсмерләр һәм яшьләрнең технологик юнәлешләргә, фәнни һәм инновацион эшчәнлеккә җәлеп ителүен арттыру турында фикер алыштылар. Аерым алганда, Иван Бортник фондның яшьләр инициативаларына ярдәм итү буенча төрле конкурслар һәм программалар үткәрүен, проектларга, шул исәптән хакимият органнары һәм кызыксынган оешмалар белән партнерлык аша ярдәм итүен сөйләде.

Моннан тыш, Иван Бортник Татарстанда гамәлгә ашырыла торган дәүләт яшьләр сәясәте белән кызыксынуын белдерде, аерым алганда, Яшьләр даирәсендә инновацион юнәлешләрне үстерүдә яшүсмерләр клублары һәм яшьләр үзәкләре челтәренең ролен билгеләп үтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International