Көзге каникуллар инде ахырына якынлашты һәм укучылар дәресләргә әйләнеп кайтты. Күп кенә балалар бу вакытны кызыклы гына түгел, ә сәламәтләндерү лагерьларында ял итеп, файдалы да үткәрә алдылар.
Көзге чорда 187 ял оешмасы эшләде, аларда 15 490 кеше ял итте.
Шәһәр читендәге 38 стационар лагерьда – 6 503 кеше, өч санатор-курорт оешмаларында – 283 кеше, 145 мәктәп яны лагеренда – 8 668 кеше һәм Анападагы Кара диңгез буендагы лагерьда («Витязево» балалар сәламәтләндерү лагеренда) 36 кеше сәламәтләнде.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, бу көннәрдә көзге каникуллар вакытында эшләп килүче лагерьлар үз эшләрен төгәлләп килә.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елның җәйге чорында 179 026 баланың ялы оештырылган иде. Бүгенге көндә, көзге сменаларны исәпкә алып, 207 628 бала ял итте һәм сәламәтләндерелде, бу еллык планның 95% ын тәшкил итә. Ел ахырына кадәр калган күләм көзге-кышкы чорда үтәлергә тиеш.