Казанда Яшьләр коммерцияле булмаган оешмаларының Бөтенроссия кадрлар мәктәбе уза. Анда Россиянең 75 төбәгеннән 400 дән артык балалар һәм яшьләр коммерцияле булмаган оешмалары җитәкчесе, региональ иҗтимагый палаталар әгъзалары, 18-30 яшьлек җирле һәм төбәк коммерцияле булмаган оешмаларының сайлау органнары әгъзалары катнашачак.
Мәктәпне үз мәйданында Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе кабул итә.
29 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк Форум ике юнәлеш буенча эшне үз эченә ала: коммерциячел булмаган оешмалар статусында яшьләр иҗтимагый берләшмәләре һәм яшьләрнең коммерциячел булмаган оешмаларының даими эшләүче сайлау органнары әгъзалары һәм җитәкчеләре.