Бүген, 27 ноябрьдә Яшьләр эшләре министрлыгында «Иделем акчарлагы-2019» яшь татар язучыларының XIX республика конкурсына йомгак ясалды. Яшьләр эшләре министрның беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, Татар китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәехов, Татар китап нәшриятының баш мөхәррире Рифат Сәлахов һ. б. чараның мәртәбәле кунаклары булды.
Бәйгедә татар телендә язучы 14 яшьтән алып 30 яшькә кадәр 70 кеше катнашты.