Бүген, 28 ноябрьдә, Дәүләт Советында Евразия ислам хезмәттәшлеге оешмасының I Халыкара моделен ябу тантанасы булды. Форумда Әзербайҗан, Әфганстан, Чехия, Индонезия, Казахстан, Малайзия, Пакистан, Сербия, Швейцария һәм башка чит илләрдән, шулай ук Россиянең кайбер субъектларыннан 100дән артык кеше катнашты.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов һәм ОИС яшьләр форумы директоры Рәсүл Омаров чараның мәртәбәле кунаклары булдылар.