Бүген Татарстанның яшьләр сәясәтенә 25 ел тулу уңаеннан оештырылган бәйрәм чарасында ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов билгеләп үткәнчә, бүген Министрлык бурычларының берсе-заманча яшьләр мәнфәгатьләренә эләгү.
Дамир Фаттахов сүзләренә караганда, иң беренче чиратта, яшьләр өчен принципиаль яңа сыйфатлы мохит булдырырга кирәк – актуаль һәм яшьләрнең төп соравына җавап бирә торган: иҗади, профессиональ һәм социаль үз-үзләрен тормышка ашыру өчен мохит.