"Татарстан Республикасының беренче курс студенты көне – 2019»студентлар иҗаты фестивале тамаша белән тәмамланды. Быел беренче тапкыр республика күләмендә үткәрелә торган фестивальнең Гала-концерты Түбән Каманың Халык иҗаты йортында узды. Анда республиканың барлык вузларыннан иң яхшы иҗат коллективлары һәм индивидуаль башкаручылар катнашты. Фестивальдә чыгыш ясауның төп шарты-беренче курс студенты булу.