Казанда ШОС илләренең Яшь эшмәкәрләр форумы үз эшен башлады

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе

Бүген, 18 декабрьдә, «Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында» ШСО илләренең Яшь эшмәкәрләр форумына старт бирелде.

Форумда ШОСНЫҢ ун иленнән йөздән артык кеше катнаша.

Тантаналы ачылышка Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Кыргызстан Республикасы Хөкүмәте каршындагы Яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча дәүләт агентлыгының яшьләр сәясәте буенча директоры Мирлан Парханов, Кытай халыкара алмашулар үзәге директоры ярдәмчесе Цзя Тесун, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов һәм башкалар килгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International