25 декабрьдә "Татнефть-Арена" да традицион республика Яңа ел чыршысы узачак. Аны бөтен республикадан 6-14 яшьлек 8 меңнән артык бала – фән олимпиадаларында, спорт ярышларында, иҗади конкурсларда җиңүчеләр, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган балалар тамаша кылачак.
Быел республика чыршысы өчен автор сюжеты һәм музыкасы белән уникаль Боз әкияте-мюзикл әзерләнә.