2020 елда торак шартларын яхшыртуда дәүләткә социаль ярдәм итүгә тагын да күбрәк яшь гаилә дәгъва итә алачак. Бу федераль программада катнашу өчен республиканың 18 районы гариза биргән – бу 2019 ел белән чагыштырганда өч тапкыр күбрәк. Шулай итеп, киләсе елда, федераль программа критерийлары буенча сайлап алынган Татарстанның 12 районыннан яшь гаиләләр торак өчен бушлай субсидия ала алачак.
Хәзер дәүләт бюджетыннан Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Арча, Бөгелмә, Лаеш, Биектау, Нурлат, Саба, Ютазы, Алабуга районнарыннан килгән яшь гаиләләр бушлай субсидия ала алачак.