Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының берьюлы 6 эш юнәлеше буенча югары казанышларын билгеләп үтте. Бу көннәрдә Уфада Россиядә дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруга йомгак ясала.
Ел саен үткәрелә торган семинарда Россиянең барлык субъектларындагы яшьләр эшләре органнары җитәкчеләре катнаша. «Дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыручыларга зур рәхмәт. Безнең тармакның һәр белгеченә алар белән эшләргә тиешле берничә йөз яшь кеше туры килә, һәм бу бик зур эш», - дип рәхмәт белдерде семинарда катнашучыларга яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Александр Бугаев.