Халыкара авыл яшьләре конгрессына гариза бирергә өлгер

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе

2020 елның 6-9 февралендә Казанда Халыкара авыл яшьләре конгрессы узачак. Конгресста Россия субъектларының һәм дөньяның башка илләренең 200 дән артык авыл яшьләре катнашачак.  Анда 18-35 яшьлек яшьләр: авыл яшьләре белән эшләүче иҗтимагый оешмалар вәкилләре, авылда үз эшчәнлекләрен алып баручы яшь эшкуарлар, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре, авыл территорияләре җирле үзидарә органнары вәкилләре (авыл җирлекләре башлыклары, Яшь депутатлар) чакырыла.

Конгресста катнашучыларны теркәү 2020 елның 15 гыйнварына кадәр ачык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International