Кичә, 23 декабрьдә кич белән Мәскәүгә Кремль чыршысына Татарстан делегациясе китте, аның составына 128 кеше керде: 105 бала һәм 23 озатучы.
«Кремль сарае фойесында аларны кызыклы уеннар, конкурслар һәм әкият персонажлары белән очрашу көтә, ә тагын балалар кеше музеена экскурсиягә бара алачак», - дип сөйләде Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов.
Исегезгә төшерәбез, 25 декабрьдә «Татнефть-Арена» да традицион республика Яңа ел чыршысы узачак. Аны бөтен республикадан 8 меңнән артык бала тамаша кылачак. Алар-спорт ярышларында, иҗади конкурсларда җиңүчеләр, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган балалар.