Татарстан Дәүләт Советы «Җәмәгать тәрбиячеләре турында»гы законга төзәтмәләр кертте

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

24 декабрьдә Татарстан Дәүләт Советының узып баручы елдагы соңгы утырышында гамәлдәге «балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләре турында» законга төзәтмәләр кабул ителде. Үзгәрешләр иҗтимагый тәрбиячене социаль куркыныч хәлдә калган балигъ булмаган балаларга беркетергә мөмкинлек бирәчәк. Җәмәгать тәрбиячесе-социаль куркыныч хәлдәге яки авыр тормыш хәлендә булган балигъ булмаган балаларны тәрбияләү бурычын үз өстенә алган остаз. Шул ук вакытта, закон нигезендә, җәмәгать тәрбиячесе педагоглар, иҗтимагый оешмалар, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, хокук саклау органнары вәкилләре була ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International