Җомга көнне, 24 гыйнварда, 11.00 сәгатьтә Казанның Арча зиратында Бөек Ватан сугышы елларында сынау очышын үтәгәндә һәлак булган Пе-8 самолеты экипажы каберенә һәйкәл ачылачак. Тантанада самолет экипажының һәлак булган әгъзаларының туганнары катнашачак.
Арча зиратында очучы-сынаучы Людвиг Неметның каберләре генә сакланган, ә самолет экипажының башка әгъзаларының каберләре онытылган. Әмма эзтабарлар, авиация тарихчылары, Казан башкарма хакимияте органнары һәм экипажның тагын өч әгъзасының исемнәре Казан һәм Татарстан тарихына язылып калачак. Аларның исемнәре һәм йөзләре һәйкәлдә мәңгеләштерелгән.