Ел башында ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм муниципалитетлардан килгән экспертлар яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру буенча Татарстан районнарының нәтиҗәлелек рейтингын формалаштыру критерийларын яңарттылар.
Аерым билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанның сигез районы узган ел белән чагыштырганда үз күрсәткечләрен сизелерлек яхшырта алды.
2020 елда муниципалитетларны бәяләү, шул исәптән, яшьләр сәясәтенең билгеләнгән өстенлекләренә бәйле булачак, ә нәкъ менә:
- яшь гаиләләргә ярдәм итү;
- яшәү урыны буенча яшүсмерләр клубларын үстерү;
- эшләүче яшьләргә ярдәм итү.