Татарстан Яшьләр эшләре буенча министрлыкның йомгаклау коллегиясендә Росмолодежь җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Татарстан - җитди, терәк төбәк.
Росмолодежь җитәкчесе Александр Бугаев ассызыклаганча, Татарстан Республикасы Россия Федерациясендә яшьләр сәясәтен оештыру өчен база, сынау төбәге булып тора, монда илнең башка субъектларына кертелә торган яңа идеяләр гамәлгә ашырыла.
«Моның белән бергә башка төбәкләрдән дә тәҗрибә уңышлы кулланыла һәм үз тәҗрибәсе трансляцияләнә. Без бу эшчәнлекне хуплыйбыз гына түгел, ә үрнәк итеп куябыз», – дип билгеләде ведомство җитәкчесе.