Татарстан Республикасы Яшьләр дипломатиясе академиясе рәисе Диана Фазлетдинова Европа Советының Яшьләр эшләре буенча Консультатив совет составына керде. Алдагы ике елда Диана Европа яшьләр оешмалары вәкилләреннән торган команда составында эшләячәк һәм Европа Советында яшьләр мәнфәгатьләрен яклаячак.
Төп функция-яшьләргә кагылышлы барлык мәсьәләләр буенча Европа Советы әгъзалары булган дәүләтләрнең чит ил эшләре министрлары комитетының Киңәшчесе булу: Европа Советының яшьләр секторы эшенең стандартларын һәм приоритетларын билгеләү, булачак бюджетлар һәм программалар өчен хөкүмәт вәкилләре белән берлектә тәкъдимнәр эшләү.