Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советны «Спорт һәм социаль проектлар» дирекциясе генераль директоры урынбасары Александр Карпов җитәкләде. Ул Андрей Кондратьевны алыштырды. Аңа, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлануга бәйле рәвештә, үз вазыйфасыннан китәргә туры килде. Александр Карпов кандидатурасы Совет әгъзаларының гомуми тавыш бирүендә бертавыштан хупланды.
Советта катнашучылар арасында блогер Алинә Гыймалтдинова, ТР яшьләр эшләре һәм патриотик тәрбия буенча ТР Иҗтимагый палатасы комиссиясе әгъзасы, ТР Студентлар лигасы президенты Руфат Кыямов, ТР яшьләр эшләре һәм патриотик тәрбия буенча ТР Иҗтимагый палатасы комиссиясе әгъзасы, ТР балалар оешмалары советы рәисе Екатерина Согрина, Казан инновацион университеты ректоры Асия Тимирясова, ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина бар иде.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет – киңәшмә-консультатив орган, ул Дамир Фәттахов инициативасы буенча «Яшь министрлык» базасында оештырылган иде. Совет составында төрле өлкәләр: коммерциячел булмаган сектор, бизнес, мәгариф җәмәгатьчелеге, шулай ук креатив индустрияләр вәкилләре бар. Совет әгъзалары ТР Яшьләр эшләре министрлыгының кадрлар резервын формалаштыру буенча конкурс комиссиясенә һәм ведомствоның коррупциягә каршы комиссиясенә керәчәкләр.