Бүген Казанда ВИЧ-позитив статусы яшәүчеләргә ярдәм итүче Светлана Изамбаеваның хәйрия фонды «ВИЧеринка» дигән яшьләр ивенты оештырды. Балалар белән аралашырга Казанның танылган блогерлары һәм җәмәгать активистлары, шулай ук Татарстанның Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов килде.
Чараны оештыручылар һәм кунаклар сүзләренә караганда, мондый формат – яшүсмерләр өчен сирәк очрый торган, өлкәннәр белән үзләрен борчыган катлаулы темалар буенча фикер алышу мөмкинлеге.