Бүген, 2 март көнне, «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында «100 лидер» – киләчәк территориясе конкурсы башлану турында матбугат конференциясе узды. Анда «ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге рәисе Шамил Агиев, ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, ТР Спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов, «GMC Consulting» компаниясе генераль директоры, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Кадрлар сәясәте мәсьәләләре советы әгъзасы, бизнес-тренер Галина Маштакова, «ТР ССП» берлеге рәисе киңәшчесе, Стратегик үсеш һәм корпоратив сәясәт департаменты директоры Марат Әхмәтов катнашты.