Казанда «Миллениум» күпере янындагы мәйданчыкта ачык скейт-парк төзелеше буенча киңәшмә узды. Яшьләр өчен яңа мәйданчыкны 2020 елның 27 июненә ачарга планлаштыралар, киләчәктә ачык скейт-парк янында ябык – урам берләшмәләренең яшьләр үзәге дә барлыкка киләчәк, аның концепциясе хәзер эшләнештә.
Бу Россиядә шәһәр паркында урнашкан беренче ачык асфальтланган памп-трек булыр дип планлаштырыла. Комплекс концепциясе паркка килүчеләрнең төрле ихтыяҗларын исәпкә ала: актив яшьләр һәм профессиональ спортчылар, шулай ук сабыйларның һәм аларның әти-әниләренең.