Татарстанның яшь рационализаторлары һәм уйлап табучылары инновацияләр турында сөйләделәр

2020 елның 3 марты, сишәмбе

Казанда Татарстан Республикасының яшь рационализаторлары һәм уйлап табучылары өчен «вакыт алга» дигән белем бирү форумы уза.

Яшь уйлап табучыларның проектларын яклауга Татарстанның Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов килгән иде. Ул инженер һөнәрләренең имиджын арттыру һәм яшь белгечләрне җитештерү өчен гамәли эшләнмәләр белән активрак шөгыльләнергә стимуллаштыру кирәклеген билгеләп үтте.

Форумда катнашучылар үз квалификацияләрен күтәреп кенә калмыйлар, эштә кирәкле күнекмәләр дә алалар. Форумның белем бирү өлеше тәмамлангач, катнашучыларга квалификация күтәрү турында сертификатлар биреләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International