атарстанның "Звездный" лагерында торак корпуслар ремонтланачак, яңа актлар залы һәм воркаут өчен мәйданчык төзеләчәк

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

Яшьләр сәясәте объектларын яңарту турында бүген яшьләр эшләре  министры Дамир Фәттахов иң популяр балалар сәламәтләндерү лагерьларының берсе – Лаеш районында урнашкан «Звездный» балалар сәламәтләндерү лагерендә үткәргән киңәшмәдә сөйләнде.

Киңәшмә башланыр алдыннан министр лагерь территориясен карап чыкты һәм «Звездный»корпусларында капиталь ремонт барышы белән танышты. «Җәй – балаларга» республика программасы кысаларында лагерьны ремонтлауга 198,9 млн.сум бүлеп бирелгән. Шуның аркасында шәһәр читендәге иң кирәкле лагерьларның берсе зур үзгәрешләр көтә.

Балалар кабул итә ала торган корпусларга капиталь ремонт ясалачак. Җәй һәм көзен башка эшләр дәвам итәчәк, шул исәптән лагерь территориясен төзекләндерү дә: биредә заманча кече архитектура формалары барлыкка киләчәк, урам утлары яңартылачак, спорт чаралары өчен мәйданчык оештырылачак, яңа актлар залы төзеләчәк. Моннан тыш, «Звездный» территориясендә воркаут өчен мәйданчык төзеләчәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International