«Мәдәни код» фестивале Казанда узачак

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

азан йортларында зур граффити барлыкка киләчәк: Татарстан «мәдәни код»фестивален үткәрү өчен тавыш бирүдә җиңүчеләр арасына керде. Шәһәр-кандидат Казан өчен 138 мең кеше тавыш бирде.

Чара үткәрү хокукына барлыгы алты регион дәгъва кылды. «ВКонтакте»социаль челтәреннән 593 мең кеше үз тавышларын бирде. Фестиваль шулай ук Чиләбедә, Ставрополь краенда, Түбән Новгород өлкәсендә узачак.

Конкурс шартлары буенча, фестиваль иң күп тавыш җыйган өч субъектта уза. Әмма тавыш бирүчеләрнең активлыгы һәм тавыш бирү нәтиҗәләрендә минималь аерма булу сәбәпле, оештыручылар («Россия – мөмкинлекләр иле» АКБО һәм Гомумроссия халык фронты) фестивальне элек планлаштырылганча өч субъектта түгел, ә дүрт субъектта үткәрергә карар кылдылар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International