Татарстанның Түбән Кама һәм Буа районнары «Кар десанты» акциясенә кушылды

2020 елның 3 марты, сишәмбе

25 февральдән 3 мартка кадәр Татарстанның Түбән Кама һәм Буа районнарында «РСО Кар десанты» Бөтенроссия патриотик акциясе узды. Акциядә Буа, Казан һәм Түбән Кама студентлары катнашты.

Бер атна эчендә сугышчылар авыл җирлекләренә мохтаҗ булган кешеләргә ярдәм күрсәттеләр. Шулай ук сугышчыларга Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре белән очрашу мөмкинлеге бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International