«Безнең Татарстан» форумында 14-30 Татарстан яшьләре үз идеяләрен тәкъдим итә алачак. Нәтиҗәләр буенча җиңүчеләр Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм потенциаль инвесторлардан 300 мең сумга кадәр грант ярдәме ала алачак. Гариза кабул итү башланганнан бирле 1027 заявка килергә өлгергән. Ун тематик мәйданчыкның остазлары һәм җитәкчеләре республиканың сәяси эшлеклеләре, Татарстанның эре компанияләре вәкилләре һәм мәдәният, сәнгать һәм спорт өлкәсендә күренекле шәхесләр булачак.