Казанда Студентлар отрядлары активларының республика мәктәбе уза

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

5-8 март көннәрендә «Идел» яшьләр үзәгендә Татарстан Студентлар отрядлары активының республика мәктәбе уза. Студентлар һәм мәктәп хезмәт отрядларының яшь җитәкчеләре, студентлар активы вәкилләре лидерлык күнекмәләрен, һөнәри һәм социаль-хокукый компетенцияләрне арттыру өчен җыелдылар.

Мәктәпне үткәрүнең максаты-белем бирү оешмаларында студентлар отрядларының эшен идарә итә һәм координацияли ала торган студент отрядлары җитәкчеләрен әзерләүнең нәтиҗәле механизмын булдыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International