«Россия доброволецы – 2020» Бөтенроссия конкурсының гаризалар кабул итү кампаниясе старт алды

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

3 мартта «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы проектларының берсе – «Россия доброволецы – 2020» Бөтенроссия конкурсының гаризалар кабул итү кампаниясе старт алды. Яңа сезонда грант фондының гомуми күләме 90 млн сум тәшкил итәчәк, ә номинацияләр саны 14 кә кадәр арткан.

Ел саен конкурста волонтерлык һәм социаль инициативаларның меңләгән авторлары катнаша – 2017 елда – 1,6 мең гариза, 2018 елда – 15 839 проект (ун тапкыр күбрәк), 2019 елда-28 144 инициатива. Конкурс әйдәп баручы экспертларда белем алу, үз проектының яңа үсеш дәрәҗәсенә чыгу, фикердәшләр һәм партнерлар табу, инициативаны федераль дәрәҗәгә тарату мөмкинлеге бирә.

Конкурска портал аша теркәлергә мөмкин DOBRO.RU

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International