Тарихи хәтерне саклау һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан 2020 ел Россиядә Хәтер һәм Дан елы дип игълан ителде.
Яшь буынны Россия халкының героик тарихын өйрәнүгә һәм саклауга җәлеп итү, яшьләрдә социаль яктан әһәмиятле, патриотик һәм рухи кыйммәтләр, мәдәни-тарихи үткәннәргә һәм гореф-гадәтләргә хөрмәт формалаштыру мөһимлеген исәпкә алып, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы каршындагы Яшь Закон чыгаручылар палатасы «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Минем гаиләм» дигән иҗади эшләр Бөтенроссия конкурсын үткәрә.
Конкурсның бурычлары: Бөек Ватан сугышы вакытында үз гаиләңнең тарихын өйрәнү, буыннар арасында элемтәләрне ныгыту, иҗади сәләтләрне үстерү һәм хәзерге гражданинның язма сөйләм культурасын арттыру.
Конкурста 14-18 яшьләрдәге Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала.