Казанда Флүс Латыйфи исемендәге әдәби бәйгегә гаризалар кабул итү башланды. Конкурста 11-22 яшьлек мәктәп укучылары һәм мәгариф оешмалары студентлары катнаша ала.
Конкурсны оештыручылар үз алларына куйган максатлар: әдәбият өлкәсендә сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау, аларга практик ярдәм күрсәтү, балаларда һәм яшьләрдә эстетик зәвык һәм әдәби культура формалаштыру, яшь һәм талантлы авторларның игътибарын хәзерге татар әдәбиятына, татар халкының милли байлыгына җәлеп итү, талантлы татар язучысы һәм «Сәләт» җәмгыяте остазы Флүс Латыйфиның истәлеген мәңгеләштерү, талантлы яшьләрне «Сәләт»берләшмәсе проектларына җәлеп итү.
Конкурс түбәндәге 5 номинация буенча үткәрелә: шигърият, проза, балалар әдәбияты, драматургия, публицистика.