Инновацияләр программасы буенча эш кысаларында Яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов ТР Биектау районындагы «Яшьләр» һәм Яшел Үзән районындагы «Чайка» балалар сәламәтләндерү лагерьларында күчмә киңәшмәләр үткәрде.
Министр лагерь территориясен карап чыкты һәм корпусларда капиталь ремонт барышы белән танышты.