Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Бөтенроссия студентлар клублары Милли Лигасы (НЛСК) лидерлары һәм вәкилләре слетының оештыру комитеты утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, яшьләр эшләре буенча Федераль агентлыкның ресурс үзәге директоры Алексей Любцов һәм Милли студентлар клублары лигасы вәкилләре катнашты.
Утырышта катнашучылар булачак чараның оештыру мәсьәләләре, катнашучылар һәм волонтерлар туплау, слетның белем бирү һәм уку-укыту программасы турында фикер алыштылар.
Милли Студентлар лигасының Бөтенроссия слетын Казанда 21-27 сентябрьдә үткәрү планлаштырыла. Анда Россия төбәкләреннән 1000ләп студент катнашачак. Чараның максаты-югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары укучыларына студентлар клубларын булдыруда һәм алар арасында хезмәттәшлекне җайга салуда ярдәм итү. Бу максатлар өчен махсус мобиль кушымта эшләнгән инде, ул хәзер слет тәмамланган көнне сыналачак һәм эшләтеп җибәреләчәк.