Санэпидрежим вакытында Татарстан волонтерлары ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә максималь ярдәм күрсәтәчәкләр, аларга даруханәләр һәм кибетләр буенча мөмкин кадәр азрак йөрергә туры киләчәк.
Иреклеләр өйләренә азык-төлек продуктлары, дарулар һәм беренче чиратта кирәкле башка әйберләрне китерәчәк. Әлеге эшчәнлек «Волонтер-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте активистлары, Казан волонтерлары берләшмәсе белән берлектә тормышка ашырылачак. Аларга битараф булмаган барлык гражданнар да кушыла ала.