Идел буе федераль округының сервис отрядлары җитәкчеләре дистанцион укулар үтә

2020 елның 22 марты, якшәмбе

19-22 мартта Идел буе федераль округының студентлар сервис отрядлары штабы эше кысаларында студентлар отрядларының сервис юнәлеше җитәкчеләренең дистанцион мәктәбе уза.

Уку студентлар отрядларында сервис юнәлешен үстерүгә, кунакчыллык өлкәсендә компетентлы җитәкчеләр һәм тәҗрибәле идарәчеләр әзерләүгә юнәлдерелгән. Вебинарлар форматында катнашучылар теоретик белемнәр алалар һәм практик биремнәрне үтиләр, алар һөнәри-шәхси үсешкә ярдәм итә. Дүрт көн дәвамында онлайн-режимда егетләр һәм кызлар белән сервис һәм туризм өлкәсендә тәҗрибәле белгечләр эшләячәк. Шулай ук катнашучыларга төбәкләрдә сервис юнәлешен үстерү буенча проект язарга кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International