Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов яшьләр оешмалары белән Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган чараларга әзерлек турында фикер алышты. 2020 елда 50дән артык чара планлаштырылган.
Утырышта «Бөек Ватан сугышы турында 75 факт» мәгълүмати-агарту модуле, «Элбэдэн» хәрби уеннары һәм «ветеран online» кебек программалар тәкъдим ителде.
«Безнең төп бурыч-геройлар турында хәтерне саклау, шуңа күрә быел без агарту чараларына басым ясыйбыз. Ел саен үткәрелә торган «Кызыл гвоздика» Бөтенроссия хәйрия акциясе, «Безнең Җиңү» республика патриотик медиаконкурсы – чаралар һәм проектлар бик күп, 50дән артык. Безнең режим тиздән нормага килер һәм аларны уздыруга берни дә комачауламас дип өметләнәм», – дип билгеләде Дамир Фәттахов. «Ветераннар турында бәйрәм алдыннан гына түгел, ел дәвамында кайгыртучы» Җиңү волонтерлары проектлары аерым әһәмияткә ия», - дип ассызыклады министр.