Александр Русецкий: «яшьләрне коррупциягә каршы эшчәнлеккә җәлеп итү мөһим»

2020 елның 17 марты, сишәмбе

12-15 март көннәрендә Татарстан башкаласында коррупциягә каршы Бөтенроссия яшьләр форумы узды, ул илдә коррупция проблемасын хәл итүне гамәлгә ашыручы төбәк яшьләре арасында диалогка юнәлдерелгән.

Форум ачылышында күренекле сәяси һәм җәмәгать эшлеклеләре яшьләрне коррупция проблемасына җәлеп итүнең мөһимлеген ассызыкладылар. "Яшьләрне коррупциягә каршы эшчәнлеккә җәлеп итү мөһим. Бу киләчәктә безгә коррупциягә каршы тору буенча ирекле җәмгыять формалаштырырга ярдәм итәчәк", - дип билгеләп үтте Россия Федерациясе Генераль прокуратурасының коррупциягә каршы тору турындагы законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү идарәсе башлыгы Александр Русецкий.

Форум кысаларында Россиянең 70тән артык субъектыннан килгән катнашучылар Яшьләр даирәсендә коррупциягә каршы сәясәтнең төбәк практикалары һәм проектлары белән таныштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International